фото

фото
фото

четверг, 6 марта 2014 г.

Әниләр бәйрәме

Әниләр бәйрәме.
  Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, бүген бәйрәмебезне без “Иң-иң ”дип атадык. Ни өченме? Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерле кешеләребез- әниләребез.Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур чыгышларыбызны аларга бүләк итәбез.
  -Хәерле көн, әниләр!
Котлап бүген барчагызны
Әниләр көне белән,
Бәйрәмебезне башлыйбыз
Иң матур бер җыр белән.
Күмәк җыр.

Үзе көз ае булса да,
Бүген көн шундый ямьле.
Чөнки әниләр көне бит,
Шуңадыр бик күңелле.

Мин дә бүген иртүк торып
Әниемне котладым.
Бәйрәм өстенә ямь өстәп,
Матур бер җыр җырладым.
(Җыр “Кояш гомере” башкарыла.)

Кояш та бит күзен кысып,
Әни бәйрәмен котлый.
Минем әни иң матуры,
Кояш та аны таный.

Беркөн шулай, бик тырышып,
Бер аулак урын эзләп,
Әниемнең портретын, 
Бүләккә куйдым эшләп.
( Әниләргә бүләкләр тапшыру).

Бәйрәмебезне иң акыллы малайлар дәвам итә.
Кызып –кызып бәхәсләшә
Бүген бездә малайлар.
Руслан, Булат, Илданур
Данияр һәм Искәндәр.

Минем әни пәрәмәчне
Шундый тәмле пешерә.
Телеңне йотарсың, малай
Ашап карсаң менә.